«Космоска юл» уен-сәяхәте (12+)

13 апрельдә 23 нче санлы китапханә хезмәткәрләре тарафыннан өлкән сыйныф укучылары өчен кешенең космоска беренче очыш ясавына 60 ел тулуга багышланган «Космоска юл» уен-сәяхәте үткәрелде. 

23ф.Игра – путешествие Дорога в космос
23ф.Игра – путешествие Дорога в космос (1)

Чара барышында балалар беренче космонавт Ю.А.Гагаринның тормыш юлы белән танышты,  «Космик табышмаклар» чиште, «Космос серләре», «Бу нәрсә аңлатыр иде?», «Планеталар» уеннарында катнашты, «Космос белгечләре» викторинасы сорауларына җавап бирде. Укучылар игътибарына 1 нче санлы космонавт утырган «Восток» ракетасының очышка әзерлек һәм очу күренешеннән видеосюжет тәкъдим ителде. Китапханәченең сөйләве электрон презентация, космос турында шигырьләр, «Покорители космоса» һәм «Знаете, каким он парнем был!» җырлары белән үрелеп барды. Чарага «Космик дәүләт серләре» дигән тематик китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: